Башкортстан белән янәшә урнашкан Чиләбе өлкәсенең "Таганай" милли паркында яшәүче билгеле мәче - Василий Курумович "пенсиягә" чыккан. 15 ел элек аны милли паркның иң ерак өлешендә урнашкан "Метеостанция" приюты хезмәткәрләре сыендырган. Мәче милли парк символына әверелгән, аны чын-чынлап хезмәткәр дип исәпләгәнннәр.
"Коллегалары" озак вакыт мәченең авыру колагын үзаллы дәвалый алмаган, туристларның берсе аны ветеринарларга күрсәтергә алып барган. Тикшерү вакытында мәченең йөрәге дә авыру булуы, аңа даими тәрбия һәм өй шартлары кирәклеге ачыкланган. Кыз мәчене үзендә калдырган.
"Без чын күңелдән Василий Курумовичка изге теләктә калабыз. Аңа алмашчы табылмасын. Ни дисәң дә, ерак Таганай тундрасы мәчеләр өчен түгел", — дип саубуллашкан "Таганай" хезмәткәрләре.
Фото: "Таганай" милли паркы