Иртәгә, 8 августта, Җирдә соңгы ике айда иң көчле магнит давылы көтелә. Бу хакта галим-астроном, Русия Фәннәр академиясе профессоры Сергей Богачевка сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.
Магнит давылы күпчелек кешеләр өчен артык куркыныч тудырмый. Әмма стресска бирелүче яки йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булганнар үзләрендә хәлсезлек, баш авыртуын тоярга мөмкин.
Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.
Шулай ук, магнит давыллары техника, электр җиһазлары эшенә йогынты ясарга мөмкин.
Магнит давылларының сәламәтлеккә начар йогынтысын киметү өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында йокларга һәм витаминнарга һәм минералларга бай ризык ашарга киңәш ителә.
Автор фотосы.