Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 август 2025, 04:05

Питбайк, квадроцикл, мопед – уенчык түгел!

Быел җәй алар катнашлыгында аварияләр саны да бермә-бер арткан.

Питбайк, квадроцикл, мопед – уенчык түгел!
Питбайк, квадроцикл, мопед – уенчык түгел!

Тизлек, мотор гүләве, җилгә каршы җилү... Үсмерләр арасында питбайклар белән кызыксыну көчәя бара. Быел җәй алар катнашлыгында аварияләр саны да бермә-бер арткан.  Башкортстан дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, алты ай эчендә республика юлларында мототранспорт белән идарә итүче балалар катнашлыгында 24 юл һәлакәте булган. Аларда балигъ булмаган өч баланың гомере өзелгән: икесе – руль артында, берсе пассажир. 22 бала имгәнгән.

Питбайк, квадроцикл, скутерда йөргән бала өчен әти-әни җавап тота.  Аңа идарә итүне тапшырган өчен 30 мең сум күләмендә штраф түли, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен опека органнарына аңлатма бирә. Үсмернең үзен дә профилактик исәпкә куячаклар. Транспорт чарасын махсус стоянкага алып китәләр. Ә иң куркынычы – бала имгәнергә, гомерлеккә инвалид калырга, һәлак булырга мөмкин.

“Мототранспорт  –  уенчык түгел. Балага шундый бүләк ясап, сез аны, тәҗрибә җитмәве, үз-үзеңне саклау хисе булмавы һәм юл-транспорт һәлакәтенең югары ихтималы аркасында, үлем куркынычы астына куясыз. Балагызның гомерен саклагыз! Ял итүнең хәвефсез  һәм файдалырак төрләрен сайлагыз!” – дип кисәтә юл инспекторлары.

 

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас