Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 февраль , 09:50

Еш сусау – яшерен чирләр билгесе

Нинди очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Еш сусау – яшерен чирләр билгесе
Еш сусау – яшерен чирләр билгесе

Физик йөкләнеш, спорт, эссе көннәрдә яисә елның салкын вакытында җылылык системасы эшләгән вакытта су эчәсе килү нормаль күренеш булып санала. Физиологик үзгәрешләр аркасында авырлы хатыннарда көчле сусау шулай ук гадәти күренеш, бигрәк тә иртә срокларда.

Кайсы вакытта еш су эчү сагаерга мәҗбүр итүче сигнал була ала?

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматларына караганда, хәлсезлек, көзән җыеру һәм ябыгу фонында даими сусау берничә җитди авыру симптомы булырга мөмкин. Әйтик, шикәр һәм инсулинга бәйле булмаган диабет, эндокрин патологияләр, бөерләрнең эшчәнлеге бозылу.

Моннан тыш, даими эчәсе килү теләге кешенең эмоциональ һәм психик халәте белән дә бәйле булырга мөмкин.

Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Ведомствода белдерүләренчә, сусау даими генә түгел, ә йөдәткеч характерда булса, табиб белән ашыгыч консультация кирәк. Өстәвенә, бернинди сәбәпсез эчәсе килү теләге булганда. Шулай ук күп су эчкәннән соң да тире кибү, тән авырлыгы үзгәрү, күрү сәләте бозылу, бигрәк тә төнлә бәдрәфкә йөрү ешаю, мускуллар тартышуы күзәтелә икән, димәк, мөмкин кадәр тизрәк табибларга күренергә кирәк.

Дәваханәгә килгәнче, белгечләр үз халәтеңне берничә көн күзәтергә киңәш итә. Табибта күбрәк мәгълүмат булсын өчен, бер тәүлек эчендә күпме эчүегезне, бәдрәфкә йөрүегезне язып куегыз. Авырлык динамикасын күзәтергә тырышыгыз.

Автор фотосы. 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас