

Махсус хәрби операция геройлары турындагы белешмәләр урыс теле буенча яңа бердәм дәүләт дәреслекләренә кертелде. Бу хакта Русия Президенты киңәшчесе, Русия Президенты каршындагы Урыс теле һәм халыклар телләренә ярдәм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча совет рәисе Елена Ямпольская белдергән. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, тиешле материаллар 10нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен дәреслекләргә, шулай ук урта һөнәри белем бирү басмаларына кергән.
"Махсус хәрби операция геройлары, Донбасстагы батырлыклар турындагы мәгълүматлар без әзерләгән урыс теле буенча бердәм дәүләт дәреслекләренә инде кертелде. Мондый мәгълүмат һәм текстлар 10нчы, 11нче сыйныфлар һәм урта һөнәри белем дәреслекләрендә бар", – диде Ямпольская.
Фото: ЯИ