+16 °С
Дождь
Журналга язылу

Шулган авылы чишмәләргә бай

"Үсеш ноктасы" мәгариф үзәгендә тәрбияләнүчеләр дәрестән тыш эшчәнлеккә йомгак ясады.

Шулган авылы чишмәләргә байШулган авылы чишмәләргә бай
Шулган авылы чишмәләргә бай
27 майда Тәтешле районы Шулган урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Туган як экологиясе" дигән дәрестән тыш эшчәнлекне берләштерү эшенә йомгак ясаган. Әлеге чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында оештырылган. Укытучы Лениза Зыятдинова җитәкчелегендә Шулган авылындагы “Казларкип” чишмәсенә барганнар. Барысы бергә чишмә тирәсен чистартканнар, аның тарихы, суының шифалы булуы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белгәннәр.

«Туган як экологиясе» берләшмәсе җитәкчесе Лениза Надимьян кызы әйтүенчә, Шулган авылы чишмәләргә бик бай. Чишмә — табигатьнең кечкенә могҗизасы. Туган җир үзе кешеләргә сафлык, дәрт, сәламәтлек бүләк итә. Чишмә суы дәвалау көченә ия, ул саф сулы һәм бик тәмле дә. Нәкъ менә чишмә суы һәрвакыт чисталыгы һәм файдалы булуы белән аерылып тора, ди укытучы.

Шулган авылы янында «Казларкип» чишмәсе ага. Анда кешеләр аеруча күп йөри, урындагы халык кына түгел, Гарәбаш, Кашкак авылларында яшәүчеләр дә бу чишмәдән файдалана. Чишмә авыл читендә, матур почмакта урнашкан. Урындагы халык чишмә тирәли куаклар һәм агачлар утырткан.

"Шулган мәктәбе укучылары ел буе “Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә шөгыльләнделәр, тирә-як мохит турында күп яңа, кызыклы мәгълүмат алдылар, заманча җиһазларда эшләргә өйрәнделәр. Без бу проектны оештыручыларга яңалык ачу, заман белән бергә атлау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтлебез", — дип фикерләре белән уртаклаша укучылар.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас