

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” проекты кысаларында Аскын авылы стадионын төзекләндерү тәмамлау стадиясендә.
Хәзерге вакытта подрядчы оешма «Аскино» җәмгыяте газон өчен туфрак кайтара. Территориянең коймалары эшләнгән, йөгерү юллары төзекләндерелгән, трибуна куелган, яктырту эшләре башкарылган, футбол кыры әзерләнәчәк.
— Яңартылган стадион һәркемгә ошар дип ышанам. Ул Аскын халкының актив ял итү урынына әвереләчәк! — дип язган социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.
Рәсми ачылуны түземсезлек белән балалар да көтә. Исегезгә төшерәбез, узган ел Аскын районы халкы стадионны төзекләндерүне сайлаган иде. Аның өчен алар 2620 тавыш биргән. Проектны тормышка ашыру өчен 9,5 миллион сум бүлеп бирелгән.
Быел район халкының активлыгы аркасында конкурска янә бер проект — Пионер урамында территорияне төзекләндерү буенча проект та узган. Биредә гаилә ял паркы барлыкка киләчәк. Аның өчен 2904 кеше тавыш биргән. Эшләр 2023 елда башланачак.
Фото: srk.nationalpriority.ru