Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 август 2024, 10:45

Көн саен 10 минутка иртәрәк уятыгыз!

Укулар башлангач балада стресс булмасын, дисәгез, берничә киңәшкә колак салыгыз.

Көн саен 10 минутка иртәрәк уятыгыз!
Көн саен 10 минутка иртәрәк уятыгыз!

1 сентябрьдән башлап бала йокысы туйгач кына түгел, ә билгеле бер вакытта тора башларга тиеш була. Иртәнге сәгать 7дә тора башлау аның организмы өчен көчле физиологик стресс тудырачак. Мондый кискен үзгәреш өлкәннәр өчен дә зур сынау әле.

Ата-аналарга башлангыч сыйныф укучысының режимын үзләренә контрольдә тотарга кирәк. Ул әлегә моны үзе эшли алмый. Укулар башланганчы атна-ун көн алдан сабыйны яңа көн тәртибенә күнектерә башлагыз. Яңа режимны акрынлап кертергә кирәк: көн саен баланы бер 10 минутка алданрак яткырып, иртән иртәрәк уятырга. 1 сентябрьгә бала кичке 9дан да соңга калмыйча йокыга китеп (караватка барып яту гына түгел, йоклау дигән сүз), иртән 7дә торырга күнегергә тиеш.

Әгәр дә сез режимга кул селтәсәгез, беренче сыйныф укучыгыз “аягүрә йоклап” йөриячәк һәм яңа материалны үзләштерә алмаячак. Ә бу – өйдә ыгы-зыгы, елау, мәктәпне күралмау белән төгәлләнергә бик мөмкин.

 

Фото: medaboutme.ru

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас