“Артек” Халыкара балалар үзәгендә ял итүчеләрнең 11нче сменасы тәмамланды. Анда өч меңнән артык укучы, шул исәптән Башкортстаннан 50 бала катнашты.
1нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясенең 10 Б сыйныфы укучысы Алинә Әбделминева “Артек йолдызы”билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында.
"Алинә иҗади ярышта соло биеп, үзенең сәләтле булуын күрсәтте. 11нче сменада катнашучылар арасында иң яхшы чыгышлар өчен тавыш бирү узды. 3000 бала арасыннан 9 укучы бүләкләнде, алар арасында минем кызым да бар. Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу билгесе бик абруйлы, — ди Алинәнең әнисе Елена Әбделминева. —Алинәбез максатчан, актив. Хореография мәктәбе ачарга һәм Русия мәгариф системасына мондый юнәлешне кертергә хыяллана. Мәктәптә яхшы укый, киләчәктә үзен PR-өлкәдә күрә".
Алинә төрле юнәлешләрдә актив эшли: Уфа шәһәр округы башлыгының исемле стипендиясе иясе, “Беренчеләр хәрәкәте”нең мәктәп оешмасы рәисе булып тора. Ул 11 елдан артык В. М. Комаров исемендәге Уфа шәһәре балалар иҗаты сараеның “Place dance” эстрада биюе үрнәк студиясендә шөгыльләнә. Сәләтле кыз республика, Бөтенрусия һәм Халыкара бию конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңү яулый, волонтерлык хәрәкәтләрендә катнаша. Аңа төрле чараларны алып баруны да ышанып тапшыралар.
Алинә “Артек”та икенче тапкыр, быел ул укудагы аерым уңышлары, республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуы, бию бәйгеләрендәге җиңүләре өчен юллама алды.
“Хыялга бирелегез һәм үз максатыгызга таба атлагыз, ә алар һичшиксез тормышка ашачак “, – дип Кырымнан республика халкына сәлам тапшыра Алинә.
Фото:детский центр «Артек», телеграм