Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында кышкы каникул көннәрен атадылар. Укучылар 14 көн ял итәчәк.
Мәгариф учреждениеләрендә мәктәп каникуллары чорын 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләргә тәкъдим ителде. 5 атналык модульле белем бирү гамәлдә булган мәктәпләрдә кышкы каникуллар 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф учреждениеләре балаларның укудан ял итү вакытын мөстәкыйль билгеләргә хокуклы. Каникулларның төгәл даталары турында мәктәпнең рәсми сайтында белергә була.
Автор фотосы.