Әлеге мизгелләрдә Уфада “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе бара. Милләт җыенында сүз тел сагында торучы педагогларга да бирелде. Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова – тәҗрибәле, сәләтле, исеме республикада киң билгеле мөгаллимәләрнең берсе. Бүген ул чыгышында милли үзаңлы, ватанпәрвәр балалар тәрбияләү ысуллары, еллар дәвамында сыналган шәхси эш тәҗрибәсе белән таныштырды.
“20 еллык эш стажымның 14 елында татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. Атнасына бер татар теле һәм әдәбияты сәгатьләрендә балаларга әллә нинди белемнәр дә, тәрбия дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә вакытымның күп өлешен сыйныфтан тыш эшчәнлеккә бүләм, – диде Зөлфия Җәмил кызы.
Мөгаллимә иң уңышлы һәм нәтиҗәле проектлары буларак, “Күпнокта” электрон гәзите чыгару, “Салават күпере” курчак театры, “Халкымның күңел бизәкләре” дигән чигү түгәрәкләре, шулай ук “Без бергә” волонтерлар штабы эшчәнлеген билгеләде.
Зөлфия Мансурова билгеләвенчә, балаларны туган телле итеп тәрбияләүнең тагын бер нәтиҗәле алымы – милли матбугатка якынайту. Каран укучылары башлангыч сыйныфтан балалар өчен татар телендә чыгып килүче гәзит-журналларны укып үсә. “Әллүки” журналына һәр ярты ел саен сыйныфлар белән язылалар, бик яратып укыйлар.
Педагогның хезмәт нәтиҗәсе укучыларының республика, төбәкара, Халыкара конкурсларда һәрвакыт призлы урыннар яулавында ачык чагыла.
“Горурланып әйтә алам: бүген алты укучым татар филологиясе факультетларында белем ала, үзләренең педагогик практикаларын безнең мәктәптә үтәләр”, - диде Зөлфия Мансурова.