Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2019, 18:55

Ак тун

Георгий Скребицкий Ак тунХикәя Ул кышны бик озак кар төшмәде. Елгалар һәм күлләр күптән боз белән капланды, ә кар юк та юк. Кышкы урман карсыз ничектер караңгы, күңелсез тоелган сыман. Агачлардан яфраклар күптән коелган, күчмә кошлар җылы якларга очып киткән, бер җирдә бер кош та аваз салмый. Ялангач туң ботаклар арасыннан җил генә әледән әле сызгырып куя. Бервакыт шулай дуслар белән урман буйлап күрше авылдан кайтып киләбез. Аланга килеп чыктык. Кинәт ни күрәбез ¬– аклан уртасында зур гына куакны ала каргалар уратып алган. Каркылдыйлар, тирәләп очалар, әле күккә күтәреләләр, әле җиргә төшәләр. Мөгаен, үзләренә ниндидер ризык ризык тапканнардыр дип уйлап куйдым. Якынрак килдек. Каргалар безне күрүгә, кайсы читкәрәк очып утырды, икенчеләре агачларга таралды, ә кайберләренең очып китәргә уенда да юк, баш очында тик әйләнәләр. Без куак янына килдек. Ә анда төптә, куе ботаклар арасында апа-ак нәрсәдер ята. Мин ботакларны ян-якка аерыдым. Ә анда - ап-ак кар сыман куян. Куак төбендә җиргә елышкан, кымшанмый да. Тирә-як соры, ә куян алар арасында ап-ак булып, күзгә бәрелеп тора. Менә ни өчен ул ала каргаларның күзенә чалынган!Мин ботаклар арасыннан акрын гына кулымны суздым һәм җитез генә аны колакларыннан эләктереп тә алдым...Хикәянең дәвамын "Әллүки"нең гыйнвар саныннан укыгыз.

Георгий Скребицкий
Ак тун
Хикәя
Ул кышны бик озак кар төшмәде. Елгалар һәм күлләр күптән боз белән капланды, ә кар юк та юк. Кышкы урман карсыз ничектер караңгы, күңелсез тоелган сыман. Агачлардан яфраклар күптән коелган, күчмә кошлар җылы якларга очып киткән, бер җирдә бер кош та аваз салмый. Ялангач туң ботаклар арасыннан җил генә әледән әле сызгырып куя.
Бервакыт шулай дуслар белән урман буйлап күрше авылдан кайтып киләбез. Аланга килеп чыктык. Кинәт ни күрәбез ¬– аклан уртасында зур гына куакны ала каргалар уратып алган. Каркылдыйлар, тирәләп очалар, әле күккә күтәреләләр, әле җиргә төшәләр. Мөгаен, үзләренә ниндидер ризык ризык тапканнардыр дип уйлап куйдым.
Якынрак килдек. Каргалар безне күрүгә, кайсы читкәрәк очып утырды, икенчеләре агачларга таралды, ә кайберләренең очып китәргә уенда да юк, баш очында тик әйләнәләр.
Без куак янына килдек. Ә анда төптә, куе ботаклар арасында апа-ак нәрсәдер ята. Мин ботакларны ян-якка аерыдым. Ә анда - ап-ак кар сыман куян. Куак төбендә җиргә елышкан, кымшанмый да.
Тирә-як соры, ә куян алар арасында ап-ак булып, күзгә бәрелеп тора. Менә ни өчен ул ала каргаларның күзенә чалынган!
Мин ботаклар арасыннан акрын гына кулымны суздым һәм җитез генә аны колакларыннан эләктереп тә алдым...
Хикәянең дәвамын "Әллүки"нең гыйнвар саныннан укыгыз.
Читайте нас