Ашамыйча бер ел яши алучы каты кабыклы җәнлекне беләсезме, дуслар? Дөрес, ташбака була ул.
Бүген — бөтендөнья ташбака көне. Бу бәйрәмнең максаты — әлеге җәнлекне саклауга, аларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Бу көнне 2000 елдан башлап, Җир шарының барлык урыннарында да билгеләп үтәләр.
Ташбака — акыл, зиһен, озын гомер һәм байлык символы. Алар 200 миллион ел элек барлыкка килгән. Бу җәнлекләрнең күзләре яхшы күрә. Алар бигрәк тә чагу төсләргә битараф түгел.
Ташбакалар куяннарга, үрдәкләргә, тавыкларга караганда күпкә акыллырак. Хәтерләре дә бик яхшы аларның.
Бу серле җәнлекләр эсседә үзләрен бик яхшы хис итә. Салкыннар башланса, йокыга талалар. Европа илләрендә балкан ташбакасын террариумда асрыйлар. Җәйге эсседә ул бакчада йөрергә ярата.
Ташбакалар нәрсә ашый икән, дисезме? Иң яраткан ризыклары — яшелчәләр һәм чәчкәләр. Бигрәк тә тузганакны тәмләп ашыйлар. Ә менә яшелчәләрне аларга вак кына турап бирергә кирәк.