Белорет районының үзәк дәваханәсе табиблары атна буе әти-әниләре белән авариядә зыян күргән биш айлык Фәрхәтнең гомере өчен көрәште. Сабыйның үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган иде. Кызганычка каршы, кичә, 9 декабрьдә баланың вафат булуы билгеле булды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле булуынча, авария 2 декабрьдә Уфа — Белорет трассасында булган иде. Nissan Almera һәм Nissan Bluebird автомобильләре бәрелешүе нәтиҗәсендә, биш кеше дәваханәгә озатылды.
Хокук сакчылары юл һәлакәтенең кем гаебе белән килеп чыгуын ачыклый.