Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2020, 18:45

Авыру тарала...

Тәүлек эчендә яңа вирус 23 кешедә расланган.

Башкортстанда бүгенгә 107 коронавирус белән авыручы кеше исәпләнә. Тәүлек эчендә яңа вирус 23 кешедә расланган. Аларның сигезе савыккан, берсе үлгән.
Cтопкоронавирус.рф порталы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Русия буенча 18 328 зарарланган кеше исәпләнә, аларның 1470е сәламәтләнгән.
Соңгы тәүлек эчендә Русиянең 62 төбәгендә коронавирусның 2558 яңа очрагы расланган, 18 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 179 кеше тулысынча терелгән.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: