+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 21:30

Нәни волонтерлар “Җиңү хаты” акциясендә катнашты

Октябрьский шәһәренең 18нче балалар бакчасында “Мәрхәмәтле йөрәкләр” отряды эшләп килә. Аның яшь волонтерлары нинди изге эшләр башкара? Бу хакта сайтта укырсыз.

Октябрьский шәһәренең 18нче балалар бакчасында “Мәрхәмәтле йөрәкләр” отряды эшләп килә. Аның яшь волонтерлары нинди изге эшләр башкара? Бу хакта сайтта укырсыз.
Балалар кечкенәдән дуслык, батырлык, Ватан төшенчәләрен белеп үсәргә тиеш. Без, тәрбиячеләр, аларны патриотик рухта тәрбияләргә, халкыбыз азатлыгы өчен көрәшкән яу батырлары турында сөйләргә, сугыш ветераннары белән таныштырырга бурычлы. Бу уңайдан, Октябрьский шәһәренең 18нче “Сәламәтлек” балалар бакчасында эзлекле эш алып барыла. Үзебезнең нәни волонтерларыбыз да бар. "Мәрхәмәтле йөрәкләр" отрядының яшь волонтерлары (1нче һәм 3нче өлкәннәр төркеме тәрбияләнүчеләре) агымдагы елның 3 февралендә старт алган “Җиңү хаты” Бөтенрусия акциясендә катнаштылар. Әлбәттә, аларның тәрбиячеләре Айгөл Кадыйрова, Ильнара Кашапова, педагог-психолог Татьяна Смольникова бу изге эшне оештыруда күп көч салды.
Акциянең максаты — үткәнгә хатлар язу — сугышта катнашкан бабаларына, тылда хезмәт салган гаилә әгъзаларына, Ленинград блокадасын, эвакуацияне кичергән сугыш батырларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хатлар язу. Балалар тәрбиячеләре, әти-әниләре белән бергәләп яугир бабаларына хатлар язды.
Без педагоглар, акциядә катнашып, һәр балада патриотизм һәм халкыбыз, илебез өчен горурлык хисләре уята алуыбызга бик шатбыз!
Айгөл Кадыйрова, тәрбияче.
Читайте нас: