+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2020, 00:50

Владимир Путин яңа уку елында БДИ үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләргә кушты

Өстәмә көннәр 1 декабрьгә кадәр билгеле булачак.

Русия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм төбәк хакимиятләренә 1 декабрьгә кадәр яңа уку елы дәвамында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләргә кушты. Тиешле йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында дөнья күргән. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.
“Русия Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм Русия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары белән берлектә, 2020-21 уку елы дәвамында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләячәк”, — диелә йөкләмәләр исемлегендә.
Башкару вакыты – 2020 елның 1 декабре.
Фото: moygorod-online.ru
Читайте нас: