+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2020, 12:45

Спорт яраткан сәламәт була!

Әлшәй районында яңа спорт мәйданчыгы булдырылды.

Раевка авылы гимназиясе территориясендә “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында яңа спорт мәйданчыгы урнаштырылды. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Әлшәй районы спорт җиһазлары алды.
Мәйданчыкның барлыкка килүе халыкка спорт һәм физик әзерлек белән шөгыльләнергә, сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Спорт мәйданчыгы спорт белән шөгыльләнү өчен генә түгел, ә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комплексы нигезендә халыкны тестлаштыру өчен дә билгеләнгән.
Гомумдәүләт проектлар чараларының мәҗбүри шарты - аларның күпрсанлы кешеләр өчен кирәклеге. Сәламәт яшәү рәвеше көннән-көн популярлаша бара. Спорт инфраструктурасы объектлары төрле яшьтәге кешеләр өчен мөмкин булу мөһим.
Фото: район хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: