Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2020, 00:00

52 кешенең хәле авыр

Төбәктә коронавирус йоктыручылар 16472гә җитте.

Соңгы тәүлектә авыру тагын 155 кешедә расланган.
Республика стационарларында 766 кеше дәвалана. Аларның 52се - авыр хәлдә, 10 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Коронавирусны җиңел формада кичерүче 2453 кеше өйдә дәвалана.
Тәүлек эчендә 94 кеше савыккан. Барлык вакыт эчендә савыгучылар саны – 13146.
Соңгы тәүлеккә каты авыру янә ике кешенең гомерен өзде. Республикада вафат булучылар саны 108гә җитте.
Пневмония белән авыручылар да арта. Соңгы тәүлектә мондый диагноз 416 кешегә куелган. 399 кеше савыккан.
Фото:rg.ru
Читайте нас: