+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2021, 14:10

«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте Башкортстанның Уфа районында янгын-тактик уку үткәрде

«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте үзенең җитештерү объектларының һәркайсында – Уфа районында урнашкан «Черкассы» линия җитештерү-диспетчер станциясендә янгын-тактик уку үткәрде.

«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте үзенең җитештерү объектларының һәркайсында – Уфа районында урнашкан «Черкассы» линия җитештерү-диспетчер станциясендә янгын-тактик уку үткәрде.
Бу уку Уфа янгын-коткару гарнизоны һәм «Черкассы» линия җитештерү-диспетчер станциясенең кискен хәл килеп туганда яки резервуар паркта янгын чыккан очракта бер-берсе белән элемтә булдыру мөмкинлеген тикшерүне максат итеп куйды. Алдан әзерләнгән сценарий буенча, нефть саклауга тәгаенләнгән 5 мең кубометр сыйдырышлы резервуарда янгын чыкты.
Янгын урынына тәүгеләрдән булып 60 нчы янгын-коткару дежур каравылы килеп җитте. Янгынның югары хәвефлеге билгеләнде һәм шартлы янгынны сүндерү өчен автомобильләрне кичекмәстән су чыганакларына көйләргә һәм резервуарда янгынны сүндерү үзәгенә тоташтырырга кушылды. Янгын күбек белән һәм махсус җиһаз ярдәмендә резервуар стеналарын суыту ысулы аша сүндерелде.
Күнекмәдә барлыгы 43 кеше катнашты, җиде техника берәмлеге җәлеп ителде. "Янгын" исәпләнгән вакытта сүндерелде һәм "ут" башка объектларга таралып өлгермәде.
“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте мондый янгын-тактик өйрәнүләрне даими рәвештә үткәрә. Бу гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән чакта янгын сүндерүче-коткаручылар һәм нефть подразделениесе компаниясе хезмәткәрләре арасындагы бәйләнешне тотарга ярдәм итә.
Читайте нас: