+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2021, 16:30

“Транснефть-Урал” акционер җәмгыяте хезмәтне саклау өлкәсендә республика конкурсында җиңүче булды

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Башкортстан республикасында узган «Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру – 2020» конкурсында җиңүче дип танылды.

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Башкортстан республикасында узган «Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру – 2020» конкурсында җиңүче дип танылды.
Хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы эшчәнлекне күрсәтүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән конкурсны оештыручылар – Башкортстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе, Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Роспотребнадзор һәм социаль страховкалау фондының төбәк бүлекләре, Башкорт тармакара институты.
Конкурста төбәк икътисадының төрле тармакларыннан 140 предприятие һәм оешма катнашты. Катнашучылар Гомумрусия икътисадый эшчәнлек төрләре классификаторына ярашлы төркемнәргә бүленде.
Бәяләү бәхетсезлек очракларының булмавы, хезмәт шартларына үз вакытында бәяләмә бирү, хезмәтне саклау өлкәсендә укытулар, тематик чараларны финанслау, коллектив килешүнең үтәлеше кебек критерийлар буенча барды. Жюри, моннан тыш, производство җәрәхәтләнүен һәм һөнәри авыруларны кисәтү максатында “Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте тарафыннан күрелгән чараларның югары нәтиҗәлелеген билгеләде.
“Безнең предприятие өчен хәвефсез һәм нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар булдыру төп бурычларның берсе булып тора. Без ел саен хезмәтне саклау системасы үсешенә шактый акча тотабыз, ул халыкара стандартка туры килүгә сертификацияләнгән һәм гамәлгә уңышлы ашырыла”, – дип билгеләп үтте “Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әскар Әминов.
Читайте нас: