+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2021, 00:40

Туймазы нефть үткәргеч идарәсендә – быелның беренче яңа насосы

Туймазы нефть үткәргеч идарәсендә – «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте филиалында җиһазларны модернизацияләү дәвам итә. «Языково» линия җитештерү – диспетчерлык станциясендә яңа магистраль насос урнаштырылган һәм ул эштә сыналган да инде. Бу агымдагы елда алмаштырылачак насосларның беренчесе.

Туймазы нефть үткәргеч идарәсендә – «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте филиалында җиһазларны модернизацияләү дәвам итә. «Языково» линия җитештерү – диспетчерлык станциясендә яңа магистраль насос урнаштырылган һәм ул эштә сыналган да инде. Бу агымдагы елда алмаштырылачак насосларның беренчесе.
Насослар – һич арттырмыйча гына әйткәндә станциядәге җиһазларның иң мөһиме, чөнки нәкъ менә алар нефтьне йөртү белән шөгыльләнә дә инде. Яңа насос сәгатенә 10 мең кубометрга кадәр нефть эшкәртә ала, тимер юл буенча шундый күләмдә нефть чыгару өчен йөз илледән артык цистерна кирәк. Ул Көнбатыш Себердән илнең европа өлешенә үтә торган Русиянең иң зур нефть артериясе буйлап өч «күршесе» белән берлектә Нижневартовск – Курган – Куйбышев магистраль торба үткәргече буйлап нефть чыгаруны тәэмин итә.
Насосны алыштыру – ул импортны алыштыруга, үзебезнең җитештерүчегә ярдәм итүгә тиң, чөнки ул Русиядә, Чиләбенең «Транснефть нефть насослары» заводында җитештерелгән. Бу – үз характеристикалары буенча дөнья аналогларыннан калышмый торган заманча югары технологияле җиһаз.
– Бу насос илле елдан да аз эшләмәячәк, – дип билгеләп үтә Туймазы нефть үткәрү идарәлегенең баш механигы Александр Никитин. – Югары-ремонтара интервал, ныклык запасы, КПД арттырылган. Яңа җиһаз ярдәмендә бөтен станциянең энергетик эффектлыгы, эшнең ышанычлылыгы арта. Без хәзер сизелерлек икътисади нәтиҗә көтәбез.
Насос белән оператив идарә итү өчен, әлбәттә, аны алыштырганда бөтен бер комплекслы башка эшләрне дә башкару күздә тотыла – яңа торба үткәргечләрне һәм су агып китү, газ һавасы катнашмасын җыю системасын монтажлау, станция автоматикасы системаларына тоташу. Электрозалда май үткәргечләре дә алыштырылды. Алар насосны эшкә китерә торган электр двигателенә май бирүне тәэмин итә.
Нефть үткәрүләр инде яңа җиһазны сынап карарга өлгерделәр һәм аның эшкә тулысынча әзер булуын расладылар. Якын арада бу эш дәвам итәчәк – ел ахырына кадәр биредә тагын өч насос һәм бер электр двигателе алыштырылырга тиеш. Моннан тыш, Туймазы нефть үткәргеч идарәсенең икенче объектында «Субханкулово» линия җитештерү – диспетчерлык станциясендә тагын бер яңа насос урнаштыру планлаштырыла.
Читайте нас: