-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2021, 10:25

Социаль әһәмиятле җиңү

Уфада «Русиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Гран-прига «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте лаек булды.

Бүләкләү тантанасы республиканың Профсоюзлар йортында узды. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова эш бирүчеләргә республикада үткәрелгән социаль сәясәткә ачыклык һәм ярдәмгә әзер булулары, социаль гарантияләрне саклап калулары һәм үзләренә алган бурычларны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Әлбәттә, предприятиенең социаль активлыгы хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү белән генә чикләнми. Гран-придан тыш, «Транснефть – Урал» җәмгыяте сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, социаль партнерлыкны үстерүгә, территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашуга, шулай ук гаиләле булган хезмәткәрләр өчен иң яхшы шартлар булдыруга кагылышлы биш номинациядә дә беренче урынга лаек булды.
Конкурсны оештыручылар, социаль гарантияләр күләмен, эш белән тәэмин итү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өлкәсендәге күрсәткечләрне, хезмәтне саклау һәм экологик хәвефсезлекне тәэмин итү өлкәсендәге казанышларны игътибарга алдылар.
Узган елларда предприятие берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды. «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте эшчеләре һәм белгечләре квалификацияләрен күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерлек узу мөмкинлегенә ия, хәвефсез һәм нәтиҗәле эш өчен барлык шартлар да тудырылган («Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру – 2020» республика конкурсында күптән түгел җиңү тагын бер дәлил булды), һәм бу алга таба уңышлы эшчәнлекнең нигезе булып тора. Өстәмә медицина иминияте программасы, гаилә ялын оештыруда ярдәм хезмәткәргә яшәү мәшәкатьләреннән арынырга мөмкинлек бирә. Предприятиенең социаль гарантияләре күмәк килешү белән теркәлгән, ул тармакта берничә тапкыр иң яхшыларның берсе дип танылган. Моннан тыш, «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте мәктәпләргә һәм дәваханәләргә хәйрия ярдәме күрсәтә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча алынган Гран-прины ышаныч белән предприятиенең югары социаль нәтиҗәлелеген раслаучы тагын бер дәлил дип атарга мөмкин.
Читайте нас: