+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2021, 18:35

Республикада иң яхшылар

Уфада «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2021» республика конкурсы тәмамланды.

Уфада «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2021» республика конкурсы тәмамланды. Бу бәйге инде унбишенче тапкыр үткәрелүе белән дә, хәтта анда Башкортстанның барлык почмакларыннан сәнәгать предприятиеләре, шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдән килгән 300ләп белгеч катнашуы белән дә түгел, ә пьедесталның бөтен баскычын бер предприятие – «Транснефть – Урал» акционерлык җәмгыяте белгечләре алуы белән үзенчәлекле.
Быел конкурс, аңлаешлы сәбәпләр аркасында, дистанцион форматта узды, чөнки коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле чикләүләр әлегә бетерелмәгән. Икенче яктан, бу катнашучылар даирәсен шактый киңәйтергә, конкуренцияне арттырырга мөмкинлек бирде. Үткәрү тәртибе дә үзгәрде – берничә тур урынына тест үткәрелде. Барысы да гади: бер тур, бер сәгать вакыт һәм 50 сорау, аларның һәрберсендә 4 вариант җавап. Һәр катнашучы бер генә нәрсәгә омтыла: иң аз вакытта иң күп дөрес җавап бирергә. Бертөрле күләмдә дөрес җавап бирүчеләр булганда җиңүче дип азрак вакыт сарыф иткән катнашучы ия булды.
Конкурс Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Башкорт тармакара институты тарафыннан оештырылды. Шулай ук аларга БРда Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе кушылды. Әлеге ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре конкурс барышын һәм катнашучыларның кагыйдәләрен үтәүне игътибар белән күзәтте.
Һәм менә нәтиҗәләр: дөрес җаваплар өчен баллар, вакыт өчен баллар. Конкурста «Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыятенең Арлан нефть үткәргеч идарәсе сәнәгать хезмәтләндерү базасының хезмәтне саклау буенча белгече Регина Чиркова җиңүче дип табылды. Нәкъ менә ул иң күп балл җыйды. Әйткәндәй, Регина бу конкурста беренче генә катнашмый. Ул 2019 елда республикада хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечләр унлыгына керде, 2020 елда бронза призеры булды. Һәм менә җиңү!
– Конкурста катнашу минем өчен квалификациямне, белемемне раслау гына түгел, ә һөнәремне дөрес сайлавымны исбатлый, – ди Регина Чиркова. – Ә үз һөнәремне мин башка кешеләрнең тормышын яхшырак итү мөмкинлеге биргәне өчен яратам.
Икенче һәм өченче урыннарны Регинаның коллегалары – «Черкассы» линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә хезмәтне саклау буенча белгеч булып эшләүче Илмира Ибәтуллина һәм «Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыятенең идарә аппаратының хезмәтне саклау буенча бүлеге белгече Виктор Павлов яулады.
Шунсын да әйтергә кирәк, предприятиеләр конкурска үзләре теләгәнчә санда белгеч җибәрә ала иде, һәм «Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте җиде белгечне тәкъдим итте. Аларның барысы да конкурс йомгаклары буенча «Башкортстан Республикасының 10 иң яхшы хезмәтне саклау буенча белгече – 2021» рейтингына керде! Менә бу нәтиҗә ичмасам!
Әйткәндәй, бу предприятие белгечләре елдан-ел шушы конкурста призлы урыннар яулыйлар. 2020 елда – 1 һәм 3 урыннар, 2019 елда – 2 урын, 2018 елда – 1 урын... Болар, әлбәттә, «Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыятенең хезмәтне саклауга һәм коллективның һәр әгъзасы нәтиҗәле эшләсен өчен мөмкин кадәр югары хәвефсез шартлар тудыруга юнәлтүен күрсәтә.
Читайте нас: