+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2023, 15:45

Салонда 22 бала булган

Бүген иртән мәктәп автобусы авариягә очраган.

Салонда 22 бала булган
Салонда 22 бала булган

Стәрлетамак районында мәктәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Иртән Стәрлетамак-Федоровка автомобиль юлының 15нче чакрымында салонында 22 бала булган “Peugeot Boxer” төп юлга чыкканда “ВАЗ-21099” машинасы белән бәрелешкән. Автобус руле артында 54 яшьлек ир булган.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә укучылар зыян күрмәгән, транспорт чаралары зыян күргән. Билгеле булуынча, балалар Айгөл авылындагы урындагы мәктәпкә барырга чыккан. Мәктәпкә якынча 500 метр юл барасы калган булган.

 Юл-транспорт вакыйгасыннан соң укучылар үзләре уку урынына барып җиткән.

Әлеге юл вакыйгасы очрагы буенча тикшерү үткәрелә.

 

 

Фото: gorobzor.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: