Барлык яңалыклар
Новости
7 гыйнвар 2025, 12:16

Аягы көрәк сабында кысылып калган...

Коткаруларга бәйрәм көннәрендә дә эш табылып кына тора.

Уфа коткаручылары өч яшьлек балага ярдәм иткән. Кичә, 6 гыйнварда,  башкаланың Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бер хатын мөрәҗәгать иткән һәм коткаручылардан ярдәм сораган.

Аның өч яшьлек улының аягы балалар көрәге тоткасындагы тишеккә кереп кысылган. Әнисе балага берничек тә ярдәм итә алмагач, Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтыраткан.

Урынга оператив рәвештә коткаручылар килгән. Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары өч минут эчендә баланың аягын азат иткән.

Сабый зыян күрмәгән, медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

Фото: Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас