Салават шәһәренең Балалар музыка мәктәбе укучысы Руслан Галиевның зур хыялы тормышка ашкан. Мәскәүнең Чайковский исемендәге концертлар залында ул күренекле пианист Денис Мацуев белән очрашкан һәм Бетховенның «Сонатина фа мажор» музыкаль әсәрен фортепианода уйнап күрсәтте.
Билгеле булуынча, Русланның теләге язылган уенчыкны Яңа ел чыршысыннан Русия Хөкүмәте вице-премьеры Денис Мантуров алды. Ул малайның хыялын маэстро Денис Мацуевка тапшырган, Руслан һәм аның әнисе өчен Мәскәүгә сәфәр оештырырга ярдәм иткән.
Мәскәү дәүләт академия филармониясендә Денис Мацуев Русланны сәхнәгә чакырып чыгара, тамашачыларга тәкъдим итә һәм уйнап күрсәтергә тәкъдим итә.
Зал Руслан Галиевның чыгышын көчле алкышларга күмгән.
"Синең белән танышуга бик шатмын. Мин Башкортстанны яхшы беләм, берничә тапкыр Уфада булдым. Сездә искиткеч фестивальләр, искиткеч симфоник оркестр, искиткеч тамашачы", - дигән виртуоз музыкант.