Раштуа иртәсендә Уфа районының Грибовка авылында янгын чыккан. Ике катлы каркаслы йортның икенче катында чыккан ут-ялкын бик тиз таралган.
Янгын вакытында йорттан урын өстендә яткан хатынны эвакуацияләнгәннәр, ул зыян күрмәгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын телефонның зарядка җайланмасы аркасында чыккан.
Янгын сүндерү урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре эшләгән.
Янгынның сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.
Төзек булмаган зарядкалар, электр корылмалары бик сак булыгыз, аларны розетка тыккан килеш калдырмагыз, дуслар.
Фото: МЧС по РБ