Башкортстанда агымдагы ел башыннан 102 янгын теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Белорет, Белокатай, Гафури, Дуван, Караидел һәм Уфа районнарында янгын вакытында кешеләр һәлак булды", — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын чыгуның төп сәбәбе һәрвакыттагыча кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, шул исәптән өйдә тәмәке тартканда һәм электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан.
Кичә Гафури районынвң Котлугуҗа авылында янгында 47 яшьлек ир кеше һәлак булган. Аның гәүдәсен янган бүрәнә йортның хәрәбәләре астында тапканнар.
Фото: МЧС по РБ