Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар 2025, 09:56

Өлкәннәр дә, сабыйлар да чаңгы юлына басты!

Башкалада чаңгычылар ярышка Яңа ел костюмнарында килде.

Уфада традицион Раштуа чаңгы ярышлары үтте. Бу хакта Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Киңкүләм йөгерешләрнең берсе Мәҗит Гафури исемендәге паркта узды. Биредә чаңгы юлына 370 кеше чыкты. 194 чаңгычы ярышларда маскарад костюмнарында катнашты.

Ярышларда катнашучыларның иң өлкәненә - 72, ә иң кечкенәсенә нибары 5 яшь. Барлык катнашучылар һәм матур костюмнарда килүчеләр өчен оештыручылар татлы призлар әзерләгән иде. Шулай ук саф һавада тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйлану да чаңгы ярышларында катнашучыларның күңеленә хуш килде.

Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас