Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2025, 10:28

"Балаңның күзләрендә шатлык күрү - иң зур бәхет!"

Стәрлетамакта яшәүче 5 яшьлек Матвейның Яңа ел теләге тормышка ашты.

Малай машинист ролендә булырга хыялланган һәм кичә, 10 гыйнварда,  ул Уфа — Шакша маршруты буенча заманча "Финист" электропоезды кабинасында йөрде.
Билгеле булуынча,  23 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" социаль акциясендә катнашты. Сайланган шарлар арасында Матвей Галиуллинның да язуы бар иде.
"Без „Теләкләр чыршысы“ акциясен оештыручыларга гаиләбез исеменнән рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаилә буларак акциядә икенче ел катнашабыз. Быел могҗиза булды - зур хыялыбыз чынга ашты. Улыбыз поездлар ярата һәм машинист кабинасында булырга хыяллана иде. Республика Башлыгы Радий Хәбировка улыбызның теләген үтәгәне өчен рәхмәт белдерәбез. Боларның барысын да безнең Матвей өчен оештырган һәркемгә рәхмәт. Баланың күзләрендә шатлык күрү - иң зур бәхет! Хыяллар тормышка аша, иң мөһиме, ышанырга кирәк", - дип тәэссоратлары белән уртаклашты малайның әнисе Екатерина Галиуллина.

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас