10 гыйнвардан Русиядә барлык авиакомпанияләр 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен авиабилетларга 50 процент ташлама бирергә тиеш. Бу хакта Русиянең Транспорт министрлыгында хәбәр иттеләр.
Сүз ил эчендә, бизнес-класстан башка, барлык тарифлар буенча очулар турында бара.
Илебезнең 23 эре авиакомпаниясе гыйнвар башыннан мондый ташламалар бирә башлады да инде. 2 яшькә кадәрге балалар ил буенча рейсларда бушлай йөртелә, ә чит илгә билет сатып алганда 90 процент ташлама бирелә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап ташламалы хакка 260 меңнән, ә ай ахырына кадәр 870 меңнән артык бала өчен билет сатылган.
Шулай ук 14 гыйнварга кадәр Федераль авиация кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк, алар самолет салонында балаларны ата-аналары янында мәҗбүри урнаштыруны күз уңында тота.
Балалар билетларына бәяләр мәсьәләсе декабрьдә Президент белән "Туры элемтә" вакытында халыкның шикаятьләреннән соң җайга салынды. Эш шунда ки, әлегә кадәр күп кенә авиакомпанияләр билетларны бик аз ташлама белән сатканнар.
Фото: samolety.org