Иглино авылынның Яшьләр урамында ике катлы йортта матраска ут капкан. Янгын чыккан вакытта йортта әниләре белән бергә 9, 6 һәм 3 яшьлек өч бала булган.
Әниләре янгынны үзаллы сүндерә алмагач, барысын да урамга чыгарган һәм МЧСка шалтыраткан.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә 3 квадрат метрда янгынны сүндергәннәр. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы билгеләгәнчә, балаларның иң кечесесенең зажигалка белән уйнавы аркасында матрас яна башлаган.
Йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган һәм ул шунда ук сигнал биргән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре әти-әниләрне искәртә:
балаларыңны караучысыз калдырмагыз;
балага ут белән уйнауның куркынычы турында сөйләгез;
шырпы һәм зажигалкаларны бала кулы җитмәслек урынга җыеп куегыз;
йортыгызга янгын хәбәрчесе куегыз.
Фото: МЧС по РБ