Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2025, 19:02

Юл кырыенда кар көрәгән...

13 яшьлек малайны зур тизлек белән килүче машина бәрдергән. 

Караиделдә 13 яшьлек малайны машина бәрдергән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Үсмернең бот сөяген сынган. Фаразлануынча, руль артында хокук саклау органнары хезмәткәре булган. Бу вакыйга турында социаль челтәрләрдә дә язалар. 
Үсмер йортлары һәм Ленин урамының машина юлы арасында кар чистарткан. Малай юл кырыенда көрәген төзәтергә туктаган, һәм шул вакытта аны зур тизлектә машина бәрдергән. Зыян күрүчене Уфаның 17нче балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр. Аны операциягә әзерлиләр. Баланы озак вакытка сузылачак тернәкләнү көтә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында Караидел районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренә карата тикшерү уздырыла дип хәбәр иттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча ул Эчке эшләр органнарыннан эштән җиберләчәк.

Фото: видеодан скрин

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас