Башкортстанда 9 яшьлек малай "Роблокс" популяр уенында валюта отарга омтылып, 500 мең сум акчаны мошенникларга биргән. Аферистлар кушканча, җиңү өчен бала әнисенең телефонында "берничә гади биремне үтәргә" тиеш булган.
Хатын улының шикле гамәлләрен 3 гыйнвар кичендә күреп ала: малай аның кесә телефоныннан банк кушымтасына керергә тырыша. Ул аның кулыннан телефонын тартып ала, шәхси кабинетына керергә була, әмма кушымта һәм аккаунт инде блокланган була.
Малай Ибраһим исемле кешегә берничә тапкыр акча күчерүен әйткән. Бала мессенджерда "Роблокс" валютасы уйнатыла торган канал тапкан һәм "катнашам" дигән төймәгә баскан. Уенда робакслар алу өчен балага "гади биремнәрне" үтәргә кирәк була. Малай барысын да мошенниклар биргән инструкция буенча эшли: әнисенең телефоныннан шәхси счетларының скриншотларын җибәрә, маркетплейста 75 мең сумга ике сертификат сатып ала һәм активлаштыру кодларын әйтеп бирә. Аннары әнисенең барлык акчаларын чит картага күчерә.
Тик өмет иткән робакслар аның исәбенә күчми Хатын полициягә гариза язган. Гомуми зыян 504 мең сум тәшкил иткән. "Мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Автор фотосы.