Башкортстанда кар машинасына һәм квадроциклга утырган кешеләр боз астына китә язган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе телеграм каналданы сәхифәсендә язган.
Бүген Караидел районында, Бәйрәшкә авылыннан ерак түгел, кешеләр фаҗигале һәлак була язган. Өч ир-егет һәм үсмер кар машинасында һәм квадроциклда Павловка сусаклагычының бозында йөрергә чыккан. Сулык өслеге техника массасын күтәрә алмый, транспорт чаралары су астына китә башлый.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары оператив рәвештә шул урынга чыккан.
"Бәхеткә, кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән, моны әлеге хәлдә чын бәхет дип санарга мөмкин. Теләсә нинди һава торышында бозга чыгу һәрвакыт билгеле бер куркынычлар тудыра, бигрәк тә температура нуль тирәсендә булганда. Кызганычка каршы, кисәтүләргә һәм хәвефсезлек кагыйдәләренә карамастан, аек акыл белән эш итүне санга сукмаучылар һәрвакыт табыла. Бу юлы барысы да корбаннарсыз узса да, мондый хәлләр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән җәрәхәтләр, хәтта үлемгә дә", - дип язган ведомство җитәкчесе.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте