Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2025, 11:53

Чәй кайнатмакчы булганнар...

Күршеләре ишекне балта белән каерып, ике баланы коткарган.

Калтасы районының Краснохолмский авылында кич белән бер хатын урам буйлап барганда, балаларның ярдәм сорап кычкыруларын ишеткән. Ул шунда тәрәзәдә ялкын кабынуын күргән. Хатын күпфатирлы йортның подъездына йөгереп кергән һәм күршеләрен чакырган. Ир кеше йөгереп чыгып, балта белән каерып фатир ишеген ачкан, 9 һәм 3 яшьлек ике баланы коткарган. 
Соңыннан ачыклануынча, 9 яшьлек малай электр чәйнеген газ плитәсенә куйган һәм кайнатырга булган. Нәтиҗәдә, пластмасса чәйнек тиз эреп яна башлаган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе сорау алучысы ачыклаганча, бу вакытта әниләре 5 минутка күрше хатын янына кергән булган.
Балаларны табиблар тикшергән. Бәхеткә, берсе дә зыян күрмәгән. Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре килгәнче балаларны коткарган ир сүндергән.

Фото: МЧС по РБ

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас