Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2025, 09:59

Җылы кышта боз да ныгый алмый

Синоптиклар алдагы көннәргә ниләр фаразлый?

Синоптиклар республикада атна башында нинди һава торышы булачагы турында хәбәр иттеләр.
Алдагы өч көндә аязытканда Башкортстанда термометр баганалары -18 градуска кадәр төшәчәк. 
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 12 гыйнварда, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы -2,-7 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе, 13 гыйнварда, явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, талгын. Төнлә -7, -12 градус, аязытканда -13, -18 градус, көндез -3, -8 градус.

Сишәмбе, 14 гыйнварда, бераз кар явачак, урыны белән көчле. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын. Төнлә -5, -10 градус, аязытканда -13, -18 градус, көндез -3, -8 градус. 

Автор фотосы.

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас