Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2025, 19:37

Бетон баганага  бәрелгән

12 яшьлек кыз тюбингта шуганда имгәнгән.

Стәрлетамакта 12 яшьлек кыз  җиһазландырылмаган урында тюбингта шуганда имгәнгән. Бу хәл турында хәбәр полициягә медицина учреждениесеннән килгән. Хокук сакчылары вакыйга урынын караган, кызның әти-әнисе белән сөйләшкән. Алар ачыклавынча, балигъ булмаган кыз апасы һәм әнисе озатуында рөхсәт ителмәгән тау битеннән тюбингта шуган. 

Әниләре балаларын сөзәгрәк яктан шуарга кирәклеген кисәткән. Кыз, әнисенең игътибарын читкә юнәлтүеннән файдаланып, тауның текә ягыннан төшкән һәм бетон баганага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, ул төрле тән җәрәхәтләре алган.
"Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге тарафыннан әлеге очрак буенча ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү мәсьәләсенә тикшерү уздырыла", — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото: МВД по РБ

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас