Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2025, 23:10

Фейерверк үсмернең маңгаена атып җибәргән...

Искечә Яңа ел кичендә республикада башка сыймаслык хәл булган. 

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкортстанда 17 яшьлек егет фейрверк аттырганда баш мие җәрәхәте алган һәм комага киткән.
Фаҗигале хәл  кичә Бишбүләк районының Каменка авылы клубы каршында булган. Урындагы колледжның 2нче курс студенты "Мортира 4" фейерверк шарын аттырырга була. Егет фитильне кабыза һәм читкәрәк китә.  Ләкин алты тапкыр атырга тиеш пиротехника өчесен генә ата. Шуннан соң егет эшнең нәрсәдә икәнен тикшерергә дип якынрак килә, пиротехника өстенә иелүе була, ул яңадан эшләп китә һәм аның маңгаена эләгә.
17 яшьлек үсмерне ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерәләр, ул комада. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре шуны искәртә:
балаларга пиротехниканы өлкәннәрдән башка аттыру куркыныч булуы турында аңлатыгыз;
пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз;
аларны аттырган вакытта якын килмәгез, иелмәгез, инструкциядә күрсәтелгән ерак арага китегез.

Фото: МЧС по РБ

Автор: Юлия Тухбатуллина
Читайте нас