Барлык яңалыклар

Дөреслек тарихчы китапларында чагыла

Китап бәйрәмендә Александр Черемин кызыклы иҗади очрашу үткәрде.

Дөреслек тарихчы китапларында чагыла
Дөреслек тарихчы китапларында чагыла

Һәркем биредән фәһемле, кызыклы һәм яңа мәгълүмат алып кайтып китә ала. Мәсәлән, нәкъ шундый мәгълүматны ярминкә кунакларына язучы, профессор Александр Черемин бирде.

Александр Черемин – тарихчы. Ул Русия һәм чиктәш дәүләтләр тарихы буенча китаплар яза, геосәясәт, антитеррор, фалеристика, хәрби тарих, туган якны өйрәнү, күренекле эшлеклеләрнең биографиясе, генеалогия, юкка чыккан дәүләтләрнең тарихы темаларын өйрәнә.

Бүген китап бәйрәмендә Александр Черемин кызыклы иҗади очрашу үткәрде, яңа китапларын тәкъдир итте.
Язучы үзенең инде 50 еллап тарих белән кызыксынуын билгеләде. Ул, шулай ук, туган якны өйрәнүгә зур игътибар бүлә. Терроризм белән көрәш тә аның иҗатында зур урын алып тора.

Александр Череминның эшендә төп максаты – тарихны дөрес итеп күрсәтү. Аңа кайвакыт фальсификация очраклары белән дә очрашырга туры килгән, мондый вакытта ул дөрес булмаган мәгълүматны бирмәгән. Язучы үз иҗатында детальләргә һәм тарихи нечкәлекләргә игътибар итә.

Ул “Китап-Байрам”га яңа китапларын да алып килгән. Ярминкә кунагы кешеләрнең китапларда аеруча “кайнар фактлар” китерелүне яратуын билгеләде. Язучы ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм чараның әһәмиятле булуын билгеләде.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас