1 июньдә Уфаның Иван Якутов исемендәге паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Балачак һәм яшьлек фестивале узды. Чараны Башкортстанның “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештырды. Чарада 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге “Беренчеләр хәрәкәте”нең 300дән артык активисты катнашты. Фестиваль Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Программада батырлык һәм геройлар турында музыкаль-әдәби акцияләр, СВО ветераннары һәм герой балалар белән очрашулар, шулай ук “Без – Русия гражданнары! " Бөтенрусия акциясе кысаларында тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Барлык активлык яшьләр арасында патриотик традицияләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
– Балачак һәм яшьлек фестивале – ул чара гына түгел, ул безнең яшьләр өчен үзләрен илебезнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә. Яшь буынның тарихны белүе һәм хөрмәт итүе, шулай ук киләчәктә үз ролен аңлавы мөһим. Мондый чаралар патриотизмны ныгыта, креативлыкны үстерә, балалар арасында аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр тудыра. Без ышанабыз, фестиваль катнашучыларның йөрәкләрендә онытылмаслык хисләр һәм истәлекләр калдырды, – дип билгеләп үтте мондый чараларның мөһимлеген “Беренчеләр хәрәкәте”нең төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов.
Фестивальдә сигез тематик зона (Беренчеләр хәрәкәте, Балачак навигаторлары, Зур тәнәфес, Русия студентлар отрядлары, Җиңү волонтерлары, Яшь журналистлар лигасы, Башкортстан пионерлары, Иминлек мәктәбе) эшләде. Катнашучылар тематик зоналарда биремнәр үтәде. Йомгаклар буенча барлык станцияләрне узган һәм иң югары балл җыйган катнашучылар брендлы бүләкләр алдылар.
Фото: “Беренчеләр хәрәкәте” матбугат хезмәте