

Халык сынамышларына колак салсак, бүген, 9 октябрьдә, әгәр беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр. Ә синоптиклар безгә нинди фаразларын җиткерә?
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, уртача, көнчыгышта көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы +11, +16 градус.
Шимбә көнне, 10 октябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, +5, урыны белән -5 градуска кадәр салкын, көндез +13,+ 18 градуска кадәр җылытачак.
Якшәмбе, 11 октябрь — Республика көнендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10, аязытканда 0, көндез +13, +18 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.