

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга укырга кергәндә олимпиадачылар санын чикләргә планлаштыра. Билгеле булуынча, популяр юнәлешләрдә олимпиадаларда җиңү яки призёр булу зур өстенлек бирә.
“Алдагы елларда кабул итү кагыйдәләрен гаделрәк итү өчен безгә чаралар комплексы кирәк”, дип белдергән Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
Киләчәктә олимпиада нәтиҗәләрен 10-11 сыйныфлар өчен генә исәпкә алу планлаштырыла. Агымдагы уку елыннан башлап "керү сынауларыннан башка керү" ташламасы бары тик җиңүчеләр өчен генә гамәлдә булачак. Узган елларда призерлар да мондый ташламадан файдалана иде.
Русия мәктәп укучылары олимпиадалары советы исемлегендәге ташламалар бирә торган олимпиадалар санын 83тән 60ка кадәр кыскартачаклар.
2027 елда министрлык әйдәп баручы югары уку йортларына олимпиадачыларда ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча бюджет урыннарын арттырачак.
Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар санын бер профильгә 200 кешегә кадәр чикләү планлаштырыла.
Автор фотосы.