-3 °С
Облачно
Журналга язылу
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 Октября , 05:08

Әгәр бала авырса...

Әти-әниләр өчен түләүле “больничный”ның вакыты арта.

Добавить в предпочтительные источники Google

Русия Хөкүмәте авыру баланы карау өчен алынган түләүле “больничный”ның максималь вакытын елына 30 көнгә арттырачак. Бу хакта Русия Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы.

Хәзер баланың авыруына һәм яшенә карап, әти-әнигә елына 45-120 көн түләүле “больничный” бирелә.

 Мишустин белдерүенчә, кайбер очракларда балага тулысынча тернәкләнү өчен күбрәк вакыт кирәк, хәтта “больничный”ның максималь срогы да җитмәскә мөмкин. Ул вакытта ата-аналарга эшкә кире кайтырга туры килә, чөнки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр туктатыла.

 Мондый хәлләрдә гаиләләргә ярдәм итү өчен хөкүмәт һәр каралган чорны елына 30 көнгә арттырачак. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр дә шундый ук срокка озайтылачак.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Тухбатуллина
Читайте нас