

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 23 октябрь кичендә Чишмә районында, М-5 «Урал» федераль трассасының 1432 чакрымында, җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Mazda автомобиле водителе идарә итүне югалткан, машина кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Салонда 6 кеше булган, аларның дүртесе — балалар.
Кызганычка каршы, авариядә 13, 11, 7 яшьлек балалар һәм яңа туган сабый имгәнгән. Барлык зыян күрүчеләр ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган. 32 яшьлек водитель фаҗига урынында һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
“Октябрь — юлларда куркыныч янаган чор. Юеш асфальт, коелган яфраклар һәм беренче төнге кыраулар тормоз юлын күптапкырлар зурайта һәм юл белән тоташуын киметә. Хәвефсез тизлек сайлагыз!” — дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Буенча Баш идарәсендә.