+25 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
20 Ноября 2022, 05:00

Кышкы бизәкләр

Яңа ел бәйрәмендә шигырь сөйләп, Кыш бабайдан бүләк алырга кем яратмый икән?! Без – кыш, Яңа ел турында шигырьләр тәкъдим итәбез, ә сез үзегезгә охшаганын сайлап, ятлый башлагыз. 

Кышкы бизәкләрКышкы бизәкләр
Кышкы бизәкләр

Әхмәт Ерикәй

 

Беренче кар   

 

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

 

 

Җәвад Тәрҗеманов

Яшел чыршы

Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,

Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра.

Яшел чыршының очына йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.

Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.

Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

 

Сәхип Урайский

Чыршы янында

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы.

 

Энҗе карлар явып үткән

Синең ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

 

Без уйныйбыз, җырлыйбыз

Шатланабыз, көләбез.

Безгә рәхәт тормыш биргән

Илебезне сөябез.

 

Мәрзия Фәйзуллина

Ылыс

Әнә нинди матур чыршы,

Чыршы ул ылыслы.

Әгәр тисәң син чыршыга,

Бел, чәнчи ылысы.

 

Рәфис Корбан

Кыш бабай килгән

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

 

Көттек сине, сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай?

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

 

Туфан Миңнуллин

Кыш бабай

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай.

 

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

 

Әхмәт Рәшитов

Кыш бабай

Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай;

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

 

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната,

Биетә һәм җырлата.

 

Роберт Миңнуллин

Ак кыш

Яратам мин ап-ак төсне,

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Шундый якты, шундый нурлы –

Бөтен дөнья ак кына...

Ап-ак була белә шулай

Безнең туган як кына.

 

Шәүкәт Галиев

Кар бабай

– Шушымы Кар бабай...

Аяклары кайда?

– Кар ерып бара ул –

Аяклары карда!

 

Гомәр Толымбай

Буран

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

 

 Җиңдем, ди, бугай,

Дуланып шулай.

Әй, бичаракай,

Кыланма болай.

 

Нәҗип Мадъяров

Шуабыз

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз,

Шуабыз да шуабыз.

 

Гамил Афзал

Песнәк

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың, песнәк,

Салкын җилләрдә?

 

 Туңа бит синең

Аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

 

 Кунма син, песнәк,

Агач башына.

Мин бодай сиптем

Тәрәз каршына.

 

Дамир Гарифуллин

Кар бабай ясадык

 

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

 

 Нинди эш кушыйк аңа, дип,

Кичен уйлап тордык та —

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

 

Фото: pravoslavie.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас