-3 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
15 Февраля 2024, 10:20

Кышкы алмалар

Нәни дусларыбызга шигъри күчтәнәч.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кышкы алмаларКышкы алмалар
Кышкы алмалар

КЫШКЫ АЛМАЛАР

Кыш уртасы. Энҗе күлмәк

Кигән чакта һәр агач,

Кызыл алмага төренеп

Утыра бер алмагач.

 

Курыкмыйча салкыннардан,

Бирешмичә җилләргә.

Кем ышаныр, шушы хакта

Теләсәм дә сөйләргә?!

 

Кышын алма үсми, диләр,

Болар үскән зур итеп?!.

...Шулчак очты “алмаларым” –

Кызылтүшләр пыр итеп...

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас