

Камыр өчен кирәк:
сөт – бер стакан сөт;
коры чүпрә - 10 грамм;
көнбагыш мае - ярты стаканнан азрак"
тоз - 1 чәй калагы;
шикәр комыр - 1 аш кашыгы"
он - якынча 3 стакан;
Йомшак кына камыр басабыз, кабарырга куябыз.
Эчлек әзерлибез:
бәрәңге - 1 килограмм;
акмай - 100 грамм;
тоз - тәменчә;
йомырка - 3 данә;
вак кына итеп туралган укроп.
Камырны вак кына кисәкләргә бүлеп, шарчыклар әвәлибез. Аларны зур булмаган түгәрәк итеп җәябез һәм бәрәңге измәсе ягабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртергә дә була.
Пәрәмәчләр 200 градуска кадәр кызган духовкада 20-25 минут чамасы пешә.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: recept-duhovka.ru