+11 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
19 Августа 2022, 04:05

Тиз пешә торган алма бәлеше

Бакчагызда алмалар алланып пешәме, дуслар? Әйдәгез, бергәләп тиз пешә торган алма бәлеше әзерләп карыйк әле.

Тиз пешә торган алма бәлешеТиз пешә торган алма бәлеше
Тиз пешә торган алма бәлеше

Моның өчен 1 килограмм алма, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.

Алманы, кабыгын әрчеп, дүрткә бүләбез дә үзәген алабыз. Һәр кисәкне 5 миллиметр калынлыкта итеп аркылыга турыйбыз һәм каралмасын өчен тозлы суга салып куябыз. Тирән савытка йомырка сытып, шикәр комы, тоз, май өстәп күпертәбез. Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатабыз. Шуңа тураган алманы салып бутыйбыз. Табаны  майлап, сохари яисә манный ярмасы сибәбез һәм килеп чыккан катнашманы салабыз. Кызу мичтә кызарганчы пешереп алабыз. Күпереп пешкән бәлеш өстенә шикәр оны сибеп, шакмаклап кисәбез. Чәй табынын тагын да ямьләндереп җибәрүче алма бәлеше тел йотарлык тәмле була!

Тиз генә пешә торган мондый бәлешне төше алынган чиядән, җир җиләгеннән, карлыганнан, баланнан, йөзем белән күрәгәдән дә пешерегә мөмкин.

 

Фото:twilight-saga.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас